«Сталинград – сугышның ялкынлы адресы»: батырлык сәгате (12+)

Һәр елны, 2 февральдә хәрби дан көннәренең берсе – Сталинград сугышында җиңү көне билгеләп үтелә. Бу сугыш 1943 елда була һәм тарихта Икенче бөтендөнья сугышының иң канкойгыч көрәшләренең берсе буларак билгеле. 
13 нче санлы китапханә уздырган «Сталинград – сугышның ялкынлы адресы» дигән телдән журнал әлеге вакыйгага багышланды. 
Китапханәче катнашучыларга Сталинград сугышы, көч ягыннан тигезсез көрәштә халкыбызның җиңеп чыгуы, Ватанны саклап күпме сугышчыларның ятып калуы турында сөйләде, Сталинград сугышында катнашкан язучыларның иҗаты белән таныштырып үтте. Очрашу барышында аларның китапларыннан өзекләр укылды. Яшь чаллылылар К.Симоновның «Живые и мертвые», Ю. Бондаревның «Горячий снег», В. Некрасовның «В окопах Сталинграда», В. Гроссманның «Жизнь и судьба», М. Алексеевның «Мой Сталинград» һ.б. нәфис әсәрләре белән танышты. Шулай ук  В. Боковның «На Мамаевом кургане», А. Сурковның «Защитник Сталинграда» кебек шигырьләре сәнгатьле итеп укылды, шул вакыйгаларның документаль елъязмасы турында сөйләүче фотодокументлар тәкъдим ителде.  Әсәрләрдәге геройларның батырлыгы кыю, нык булырга һәм Ватанны сөяргә өйрәтә.  

Поделиться: